ГлавнаяТекст песниЛэйна - Аерылмагыз

Текст песни Лэйна - Аерылмагыз

Лэйна - Аерылмагыз
Су буенда ялгыз аккош
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз11
Сулар үргә акса да.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен.

Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Гомерләрне кыскарта ул
Аерылу сәгатьләре.
Похожее
Лэйна - Аерылмагыз